«Күз өстендә кашым иде улым…

«Күз өстендә кашым иде улым,
Нигә ташлап киттең, иркә кыз?!.»
Дигән сүзләр…һәм үпкәле күзләр
Хәтер учагымда утлы куз!..

«Шомырт чәчкәм» дигән татлы сагыш
Бер кайтаваз яшьлек язымнан.
Тәү ярату калган яраланып —
Шулай язган. Шулай язылган.

Көтәр төсле иде. Кайтам диеп
Чыгып киткән идем авылдан…
Ни дип акланыйм соң: мин генәме җирдә
Шәһәр сөременнән авырган?!.

…Кире кайтмый үткән. Өзгәләнеп
Мең борылып кара-карама…
Яшьле күзләремдә яшьлек эзе.
Буй җиткергән улым кай ара?!.

Балам йөрәгендә тәүге сөю!
Ут йотучы әни мин бүген!..
«Күз өстендә кашым минем улым!
Их, иркә кыз!
Җәрәхәтли күрмә күңелен!»

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт